- йоту
- 1. Тел һәм йоткылык мускулларының хәрәкәте белән азык, эчемлек һ. б. үңәч аша үткәрү 2. Үзенә алу, сеңдерү. күч. Бик тырышып, мавыгып өйрәнү, үзләштерү тур. 3. Үз эченә суыру, батыру. күч. Нәр. б. эченә кереп юкка чыгу, икенче бер хәлгә килү тур. барабан көлтәне йота тора. күч. Үзе белән чолгап күренмәслек итү, каплап алу 4. Сөйләгәндә сүзләрне, авазларны ачык әйтмәү, әйтеп җиткермәү 5. күч. Тотып бетерү, сарыф итү, юкка чыгару барлык тапканын йотып бетерде 6. күч. Нәр. б. (вакыт, чыгым, көч һ. б. ш.) үзенә күп таләп итү 7. күч. Тышка чыгармау, яшерү, эчтә саклау ачу й. 8. күч. Басып алу, көчләп буйсындыру безне дошман йоталмады. Бер телнең икенче телне кысрыклавы яки юкка чыгаруы тур. 9. күч. Юкка чыгару, һәлак итү кемнәрне йотмады бу сугыш 10. күч. Гадел булмаган үзләштерү тур. Урлау 11. Нәр. б. дучар булу, шуны баштан кичерү тау кадәр газап йотып 12. күч. Кызыксындыру, мавыктыру, үзеңә бик нык җәлеп итү яңалык аны шулкадәр йотты 13. күч. Исерткеч эчемлек эчү тур. азрак йоткалый
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.